• Русский
  • Татарча

Kazan Digital Week – 2023 Халыкара форумына әзерлек кысаларында

2023 елның 18 маенда «Белем бирүдә цифрлы технологияләр» юнәлеше буенча вебинар узачак.
Цифрлы технологияләр булмаса, бүген сыйфатлы белем бирә алган заманча мәктәпне, техникумны яки югары уку йортын күз алдына китерү мөмкин түгел. Әмма шуны аңларга кирәк: цифрлы белем бирү мохите – традицион белем бирү системасын саклау һәм тулыландыру өчен кулланыла торган корал.

Ахыр чиктә, бүгенге көндә мәгарифтә гамәлгә ашырыла торган барлык ИТ-проектлар белем бирү оешмаларының цифрлы тигезсезлеген бетерүгә, верификацияләнгән цифрлы белем бирү контентына керү мөмкинлеген алуга һәм иң мөһиме, аның сыйфатын яхшыртуга ярдәм итәргә тиеш.
Вебинар барышында спикерлар әлеге тема буенча үзләренең профессиональ тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар. Белем бирү процессына заманча ИТ-технологияләрне кертүнең актуаль мәсьәләләре, шулай ук цифрлы трансформация проблемалары һәм чакырулары тикшереләчәк.

Модератор:

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Поминов Андрей Иванович.

Спикерлар:

1. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Цифрлы трансформация һәм зур мәгълүматлар Департаменты вәкиле Бакунин Павел Евгеньевич. Чыгышның темасы: «Заманча һәм куркынычсыз цифрлы белем бирү тирәлеген формалаштыру һәм үстерү».

2.«Университет 2035» Проект офисының «ИТ-тармакның кадрлар потенциалын үстерү» федераль проектын гамәлгә ашыру департаменты директоры.Демидова Елена Анатольевна. 
Чыгышның темасы: «Киләчәк коды» федераль проектын гамәлгә ашыру турында».

3. КФУның Алдынгы белем бирү технологияләре институты директоры, икътисад фәннәре кандидаты, доцент Котенкова Светлана Николаевна. 
Чыгышның темасы: «Укучыларның цифрлы компетенцияләрен формалаштыру: идарә итү - методологик контекст».

4. Өстәмә белем бирү институты директоры урынбасары, Иннополис университеты аналитик тикшеренүләр секторы җитәкчесе, Иннополис университеты югары белем бирү оешмасының ассесмент-үзәге җитәкчесе  Галиханова Екатерина Борисовна.
Чыгышның темасы: «Белем бирү өлкәсендә цифрлы компетенцияләрне үстерү: Иннополис университеты тәҗрибәсе».

5. Уку җиһазлары, укыту чаралары һәм белем бирү оешмаларын тәэмин итүчеләр индустриясе предприятиеләренең милли берлеге президенты Егорова Ирина Игоревна. Чыгышның темасы: «Цифрлы һәм инструменталь дидактика чаралары. Россиянең уку җиһазлары һәм укыту чаралары индустриясе ничек үсеш ала?».