• Русский
  • Татарча

«Педагогик остазлык: остазлыкның билгеләнгән моделен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча белем бирү интенсивы» өстәмә һөнәри программа буенча квалификация күтәрү курслары

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге тарафыннан «Педагогик остазлык: остазлыкның билгеләнгән моделен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча белем бирү интенсивы» квалификациясен күтәрү буенча өстәмә һөнәри программа гамәлгә ашырылды (36 сәгать).
2023 елның 19 маенда йомгаклау аттестациясе узды. Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары командалары педагогик хезмәткәрләр остазлыгының билгеләнгән моделен гамәлгә ашыру юл карталарын тәкъдим иттеләр.

Нәтиҗәләр ясаганда, тыңлаучылар программаның актуальлеген һәм аның гамәли юнәлешле булуын, курсларның югары дәрәҗәдә оештырылуын, эштә төгәллекне, профессорлар-укытучылар составының, Программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге хезмәткәрләренең киң күңеллелеген һәм һөнәри осталыгын билгеләп үттеләр.
#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: