• Русский
  • Татарча

ТАССР Пионер оешмасының 100 еллыгына багышланган «Балалар һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең тәрбияви потенциалы: дәвамчанлык һәм инновацияләр» II Республика фәнни-гамәли конференциясе

 

2023 елның 19 маенда ТАССР Пионер оешмасының 100 еллыгына багышланган «Балалар һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең тәрбияви потенциалы: дәвамчанлык һәм инновацияләр» II Республика фәнни-гамәли конференциясе узды.

 

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән оештырылган конференция балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре эшчәнлегенә традицияләрне саклау һәм инновацион педагогик практикаларны гамәлгә кертү буенча алдынгы тәҗрибәне трансляцияләүгә юнәлдерелгән.

Конференциядә төрле дәрәҗәдәге 70тән артык педагогик хезмәткәр, балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча җитәкчеләр һәм белгечләр, Татарстан Республикасының 13 муниципаль районыннан: Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Питрәч, Саба, Тәтеш, Ютазы районнарыннан, шулай ук Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән яшьләр белән эшләү буенча белгечләр катнашты.

Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Әсәдуллина Алсу Мөнип кызы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Мостафина Софья Альфред кызы, Татарстан Республикасында Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркәтибе Гарифуллина Илсөяр Хәләлетдин кызы мөрәҗәгать иттеләр.

Пленар утырышта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе, «Татарстан Варислары берлеге» Республика иҗтимагый оешмасы рәисе С.П. Федоровның, «Беренчеләр хәрәкәте» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте төбәк советы рәисе урынбасары Л. Р. Засыпкинаның, «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы президенты Ш. Н. Якуповның докладлары тыңланды.

Конференциянең мактаулы кунаклары арасында Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, Татарстан Республикасының халык укытучысы, Татарстан Республикасының мактаулы остазы И. Г.Богуславскаяны, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, Татарстан Республикасының мактаулы остазы И. М. Фокееваны, шулай ук ТАССР мәктәбенең мактаулы укытучысы В. В. Политованы, Татарстан Республикасының атказанган яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәре Э. А. Абдуллинаны, «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы эксперты Н.А. Софьинаны билгеләп үтәргә кирәк. Хөрмәтле кунаклар пионер хәрәкәте һәм аның традицияләре турындагы җылы хатирәләре белән уртаклаштылар, аның үсеп килүче буынны тәрбияләүгә һәм формалаштыруга йогынтысын билгеләп үттеләр.

Конференция кысаларында түбәндәге секцион утырышлар уздырылды:

  • 1 нче секция «Балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренең үсеш тарихы: традицияләр һәм хәзерге заман».
  • 2 нче секция «Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт сәясәтендә балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренең роле».
  • 3 нче секция «Балалар иҗтимагый берләшмәләре эшчәнлегендә нәтиҗәле педагогик технологияләр».
  • 4 нче секция «Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый хәрәкәте: уңышлы практикалар».
  • 5 нче секция «Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә педагогның (укытучының) әһәмияте».

Докладлар презентацияләр белән үрелеп барды һәм нәтиҗәле дискуссия белән тәмамланды. Ахырда барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

Конференциядә катнашучылар һәм кунаклар чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм эчтәлекле булуын билгеләп үттеләр, игълан ителгән проблематиканың актуальлеген һәм аның гамәли әһәмиятен ассызыкладылар.

 

Конференция эшенә онлайн кушыла алмаган кешеләр өчен видеоязмага сылтама: https://www.youtube.com/@user-he2jc3zf4i/streams 

Фотогалерея: