• Русский
  • Татарча

Белем бирү оешмалары җитәкчеләренең Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры И. Г. Һадиуллин белән очрашуы

2023 елның 22 маенда белем бирү оешмалары җитәкчеләренең Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры И.Г. Һадиуллин белән очрашуы булды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары М.З. Закирова һәм Өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Р. И. Шәяхмәтова катнашты.

 

Очрашу Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Алабуга, Кукмара, Мөслим, Балык Бистәсе, Сарман, Спас, Теләче, Чистай муниципаль районнары мәктәпләре җитәкчеләре өчен видеоконференция режимында узды. 

Үз чыгышында И.Г. Һадиуллин республика мәгариф системасының иң актуаль мәсьәләләрен яктыртты: куркынычсызлыкны тәэмин итү; Бөтенроссия тикшерү эшләрен үткәрүне оештыру һәм үзенчәлекләре; «Педагогик белем бирү» юнәлеше буенча югары белем бирү программалары буенча максатчан укыту; Олимпиада хәрәкәте; белем бирү оешмаларын дәреслекләр һәм уку әсбаплары белән тәэмин итү. 2023 елгы аттестация кампаниясен үткәрүгә аерым игътибар бирелде.

Очрашу барышында белем бирү оешмалары җитәкчеләре кызыклы сораулар бирергә һәм аларга җавап алырга мөмкинлек алдылар.

Фотогалерея: