• Русский
  • Татарча

Иң яхшы билингваль балалар бакчасы

Татарстан Республикасында «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантына конкурс сайлап алуы тәмамлана. Грант бирүнең максаты - мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында билингваль белем бирүне оештыру процессын камилләштерү.

Конкурс сайлап алу ике этапта уздырыла: беренче этапта 42 балалар бакчасы ике телле мәктәпкәчә белем бирүне камилләштерүгә юнәлдерелгән үз проектларын тәкъдим итә һәм яклый.

Икенче этапта эксперт комиссиясе грант алучыларның эшчәнлеген һәм эчтәлеген бәяләү максатыннан мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына йөри. Эксперт комиссиясе составында 2023 елда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы хезмәткәрләре - доцент Р.И. Латыпова, өлкән укытучылар Н. Р. Мифтахетдинова, Р. В. Абдуллина эшли.

Экспертлар мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү эшчәнлеген оештыруга карашларның системалылыгын; эшчәнлекнең ресурслар белән тәэмин ителешен (кадрлар, методик, матди-техник); белем бирү оешмасының тәкъдим ителгән эш формаларының төрлелеген һәм оригинальлеген, балаларны дәүләт телләренә өйрәтү методикаларын һәм технологияләрен; эшнең нәтиҗәлелеген (тәрбияләнүчеләрнең һәм педагогларның казанышлары); педагогик коллективның методик активлыгы, шул исәптән белем бирү оешмасы базасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү белән бәйле тематика буенча төрле дәрәҗәдәге методик чаралар үткәрү; грант тематикасы буенча педагогларның авторлык программалары, методик эшләнмәләре булу; мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ике телле белем бирү буенча ата-аналар белән эшләү формаларының системалылыгы һәм төрлелеген бәялиләр.

Иң югары балл җыйган 10 балалар бакчасы конкурс сайлап алуында җиңүче булачак.#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: