• Русский
  • Татарча

Уртак күчмә утырышта катнашу турында

2023 елның 26 маенда Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм Марий Эл Республикасы Дәүләт Җыенының социаль үсеш комитетының «Педагог һәм остаз статусын күтәрү турында»гы уртак күчмә утырышы уздырылды. Утырышта Эксперт советы әгъзасы сыйфатында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Л. Н. Ногманова катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин һәм Марий Эл Республикасы Дәүләт Җыелышы рәисе А. В. Смирнов катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр. Утырышны ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе А.Р. Зарипов алып барды.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры И.Г. Һадиуллин һәм Марий Эл Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары В. Г. Гаврилова педагог һәм остаз статусын күтәрү турында докладлар белән чыгыш ясадылар.

Тема буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы һәм Марий Эл Республикасы белем бирү оешмалары вәкилләре катнашты.

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: