• Русский
  • Татарча

«Традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр нигезендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү» түгәрәк өстәле

Халыкара мәктәпкәчә белем бирү педагогик академиясе белән хезмәттәшлек турында килешү кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы 2023 елның 24 маенда «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр нигезендә тәрбияләү» түгәрәк өстәле үткәрде. Катнашуга мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендәге әйдәп баручы экспертлар, педагоглар һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре, ата-аналар, методистлар һәм Биектау муниципаль районы мәгариф бүлеге белгечләре чакырылган иде.

Түгәрәк өстәлнең максаты – төбәк үзенчәлекләрен исәпкә алып профессиональ берләшмәдә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны әхлакый тәрбияләү темасын киң тикшерү, милли традицияләрне саклау.

Чараның спикерлары:

  • Халыкара мәктәпкәчә белем бирү педагогик академиясе проректоры, Россия муниципаль академиясе академигы, тарих фәннәре кандидаты Комарова Ирина Ильинична.
  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты.Латыйпова Рәсиля Илдус кызы.
  • Биектау муниципаль районы мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Габдрахманова Рамилә Гомәр кызы. 

Чыгышларда мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү һәм үстерү өлкәсендә фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре тәкъдим ителде, заманча мәктәпкәчә белем бирү трендлары билгеләнде.

Татар халык мәдәнияте традицияләре аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларның рухи-әхлакый кыйммәтләрен формалаштыру проблемалары буенча эш тәҗрибәсе белән Биектау муниципаль районының «Тамчы Чернышев балалар бакчасы мөдире Нуриева Әлфия Әгнәф кызы уртаклашты.

Катнашучылар фикеренчә, чарада чыгыш ясаган спикерлар эксперт компетенцияләренең югары дәрәҗәсен күрсәттеләр, кыйммәтле киңәшләр һәм тәкъдимнәр бирделәр, эчтәлекле гамәли юнәлешле чыгышлар күрсәттеләр.

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: