• Русский
  • Татарча

«Ел остасы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы нәтиҗәләре

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә Россия Федерациясе халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татар республика оешмасы ярдәме белән 2023 елның 1 апреленнән 25 маена кадәр «Ел остасы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы уздырылды.

Төбәк эксперт комиссиясе катнашучыларның конкурс чараларын һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре арасында «Ел остасы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабын уздыру турындагы нигезләмәдә билгеләнгән критерийлар нигезендә бәяләде һәм нәтиҗәләрне төбәк эшлекле төркемгә тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары А.И. Поминов җитәкчелегендәге төбәк эшлекле төркеме конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны, өстәмә номинацияләрдә җиңүчеләрне раслады.

2023 елның 29 маенда В. И. Ленин исемендәге Мәдәният сараенда конкурс җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды:

  • Җиңүче (1 нче дәрәҗә диплом) – Гаманова Ильвира Мансур кызы, Казан төзелеш көллият.
  • Җиңүче (2 нче дәрәҗә диплом) – Веряскина Ирина Юрьевна, Бөгелмә машина төзелеше техникумы.
  • Призер (2 нче дәрәҗә диплом) – Калинкин Алексей Константинович, Әлмәт политехник техникумы.
  • «Һөнәргә тугрылык» номинациясендә җиңүче – Шавалеев Илфир Илдар улы, Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте.
  • «Профессионаллар остаханәсе» номинациясендә җиңүче – Газдалиев Илмир Мирзагали улы, Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы.

Казан педагогика көллияте алдынгы һөнәри әзерлек үзәге базасында эшлекле программа кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Һөнәри белем бирү бүлеге башлыгы Митрофанова Э.П. тарафыннан «Ел остасы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы: оештыру һәм үткәрү нәтиҗәләре» мастер-классы үткәрелде.

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: