• Русский
  • Татарча

Гыйлми совет утырышы

31 майда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советының чираттагы утырышы булды.
Ректор Л.Н. Ногманова гыйльми совет утырышын коллективны сәламләү һәм институтның ветераннарына, мактаулы остазларына җылы сүзләр әйтүдән башлады, шулай ук Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан Педагог һәм остаз елы кысаларында гамәлгә ашырыла торган өстенлекле проектлар турында сөйләде.

«XXI гасыр укытучысын әзерләүдә үзгәрешләр юнәлеше һәм яңа парадигмалар» доклады белән Программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Д.М. Шакирова чыгыш ясады.

Һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге башлыгы В.И. Атагуновның «Укытучылар үсешен тәэмин итүнең мотивацияләү методикасы буларак «Үсешкә мотивация» форсайт-сессиясен үткәрү тәҗрибәсе» һәм Методик эшне үстерү бүлеге башлыгы О. В. Мартьянованың «Төбәк инновацион мәйданчыкларын фәнни-методик яктан тәэмин итү хисаплары» тыңланды һәм хупланды.

   

Фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректор Л.П. Шәмсетдинова институтның август киңәшмәсендә катнашу мәсьәләләренә басым ясады, ә Юридик бүлек башлыгы Р. И. Петров Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Бөтенроссия туган тел һәм әдәбият укытучылары ассоциациясен оештыруда катнашуы турында мәгълүмат бирде.

Ахырда ректор Л.Н. Ногманова Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ветераны М. Х. Мөзафарованы юбилее белән котлады һәм остазларны чәй эчәргә чакырды.

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: