• Русский
  • Татарча

«Башлангыч гомуми белем бирү ФДББС-2021 гамәлгә ашыру чарасы буларак интерактив технологияләр» программасы буенча укулар тәмамланды

2023 елның 02 июнендә «Башлангыч гомуми белем бирү ФДББС-2021 гамәлгә ашыру чарасы буларак интерактив технологияләр» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы тыңлаучыларын укыту тәмамланды. Курслар Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан үткәрелде (кураторы - Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы).

Программаның дистанцион модуле барышында башлангыч мәктәптә интерактив белем бирү коралларын кулланып белем бирү процессын оештыруның актуаль мәсьәләләре каралды.

Офлайн-укыту чорында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты укытучылары заманча мәгълүмати технологияләрне педагогик эшчәнлеккә интеграцияләү мөмкинлекләрен күрсәттеләр, «Сферум» һәм  «Учи.ру» белем бирү платформаларын куллануның методик аспектларын карадылар.

Тыңлаучылар үткән курсның актуальлеген һәм файдасын билгеләп үттеләр, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты дистанцион укыту системасында бирелгән видеолекцияләр, презентацияләр, мәгълүмати-методик материаллар өчен рәхмәт белдерделәр.

#ПедагогОстазЕлы #ПедагогЕлы2023 #ОстазЕлы2023 #ТРМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: