• Русский
  • Татарча

«Сәләтлеләрне үстерәбез!» сәләтле балалар белән педагогларның эш тәҗрибәсен гомумиләштерү буенча дәресләр һәм материаллар методик эшләнмәләре республика конкурсы нәтиҗәләре турында  

«Сәләтлеләрне үстерәбез!» сәләтле балалар белән педагогларның эш тәҗрибәсен гомумиләштерү буенча дәресләр һәм материаллар методик эшләнмәләре республика конкурсына йомгак ясалды.

Конкурс җиңүчеләре һәм лауреатлары дипломнар, конкурста катнашучылар сертификатлар белән бүләкләнә.

Конкурс комиссиясе карары белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының 2023 елның 31 маендагы 301 номерлы боерыгына кушымталарда танышырга мөмкин:

  •  1 нче кушымта «“Сәләтеләрне үстерәбез!” республика конкурсында җиңүчеләр, призерлар һәм лауреатлар исемлеге»;
  •  2 нче кушымта «“Сәләтеләрне үстерәбез!” республика конкурсында сертификат алган катнашучылар исемлеге».

Конкурста катнашу турында дипломнар һәм сертификатлар 2023 елның 25 августына кадәр «Яндекс Диск» сервисында «Сәләтлеләрне үстерәбез!» – 2023» конкурсы йомгаклары буенча сертификатлар һәм дипломнар» папкасында, аларны https://disk.yandex.ru/d/M53ttewCBl-Lzw сылтамасы аша алырга мөмкин (Ctrl төймәсенә һәм сылтамага басыгыз) .

Искәрмә: дипломнар һәм сертификатлар гаризалар буенча тутырылган.

Барлык катнашучыларны котлыйбыз!

#ПедагогОстазЕлы #ПедагогЕлы2023 #ОстазЕлы2023 #ТРМәгарифнеҮстерүИнституты