• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен семинар-практикум

2023 елның 1 июнендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте системасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре» пилот проектында катнашучылар өчен республика семинар-практикумы узды.

Семинарны оештыручылар -Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге.

Катнашучылар: Татарстан Республикасы пилот мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының мөдирләре һәм өлкән тәрбиячеләре, мәктәпкәчә белем бирүне күзәтүче муниципаль методик хезмәтләр методистлары.

Семинар эшендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы хезмәткәрләре Хәмитова Гөлназ Рәшит кызы һәм Латыйпова Рәсилә Илдус кызы катнашты.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Йолдыз Шамил кызы Хисамиева мөрәҗәгать итте. Семинарда катнашучылар алдында Татарстан Республикасының «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы рәисе Т.Д. Сөләйманов һәм Балачакны, гаиләне һәм тәрбияне өйрәнү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре педагогика фәннәре кандидаты А. В. Бояринцева чыгыш ясады.

Семинар кысаларында түбәндәге юнәлешләр буенча катнашучы командалар белән проект сессиясе үткәрелде:

  • Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе һәм гомуми белем бирү оешмасы үзара эшчәнлегенең гамәлдәге практикаларын тәкъдим итү
  • Балалар бакчасы  – Беренчеләр хәрәкәте уртак эшчәнлекне проектлау .

Семинар командалар тәкъдим иткән эшләнмәләр турында фикер алышу белән тәмамланды.

Фотогалерея: