• Русский
  • Татарча

Башлангыч гомуми белем бирү педагоглары өчен семинар

 

2023 елның 05 июнендә башлангыч гомуми белем бирү педагоглары өчен Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан «Башлангыч мәктәптә укучыларның челтәрле коллектив эшчәнлеген оештыру формалары һәм ысуллары» укыту семинары оештырылды һәм үткәрелде.

 

Семинарда түбәндәге сораулар каралды:

  • Дәрестә һәм дәрестән тыш вакытта укучыларныңчелтәрле коллектив эшчәнлеген оештыру ысуллары.
  • Дәрестә һәм дәрестән тыш вакытта укучыларның челтәрле коллектив эшчәнлеген оештыру формалары.
  • Дәрестә һәм дәрестән тыш вакытта укучыларның коллектив эшчәнлеген оештыру өчен АСТ нәшриятының уку әсбапларын нәтиҗәле куллану.

Семинар спикеры - АСТ нәшриятының белем бирү проектлары редакциясенең әйдәп баручы методисты Марина Геннадьевна Низенькова.

Очрашуда катнашучылар нәшрият тәкъдим иткән уку әсбапларының яңартылган форматын, шулай ук өй эшләрен башкарганда һәм каникуллар вакытында кулланмаларны куллану мөмкинлеген билгеләп үттеләр.

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: