• Русский
  • Татарча

Дустанә илләрнең мәгариф министрлары беренче тапкыр Казандагы форумда җыелачак

Казанда 7-9 июньдә «Башир Рәмиев исемендәге ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге Технопарк мәйданчыгында беренче тапкыр «Киләчәкне формалаштырып» Халыкара Мәгариф министрлары форумы узачак. Чара Россия Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан оештырыла.

Форум дустанә илләрдән 20дән артык министрны җыячак иң зур тематик вакыйгаларның берсе булачак. Форумда Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов катнашачак.

Катнашучы илләр арасында Мисыр, Сенегал, Мали, Зимбабве, Үзәк Африка Республикасы, Сүрия Гарәп Республикасы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакстан, Мьянма, Шри-Ланка, Куба, Венесуэла, Белоруссия, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Казахстан һәм башкалар бар.

Форум барышында илебезнең суверен мәгариф системасының уңышлары күрсәтеләчәк һәм мәгариф өлкәсендә чит ил җитәкчеләренә Россиянең алдынгы тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк.

Эшлекле программа кысаларында катнашучылар мәгарифнең икътисад үсешендә роле, сыйфатлы белем алу мөмкинлеге, яшьләр һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү, балалар ялы, чит илләрдә рус телен укыту турында фикер алышачаклар.

Моннан тыш, дустанә илләрнең мәгариф системаларын үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашу, халыкара хезмәттәшлекне ныгыту булачак. Чит ил кунаклары белем бирү киңлеген формалаштыруның иң яхшы практикалары (мәктәпкәчә, гомуми һәм урта һөнәри белем бирү системасында), шулай ук Россиянең алдынгы белем бирү технологияләре, мәдәни мирасы һәм Россия традицияләре белән танышачак.

Үткәрү вакыты: 2023 елның 7–9 июне.
Үткәрү урыны: Казан шәһәре, «Башир Рәмиев исемендәге ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк.

РФ Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте материаллары буенча