• Русский
  • Татарча

УКЫТУЧЫГА РӘХМӘТ

Укытучыларыгызга "Укытучыга рәхмәт" Бөтенроссия акциясе кысаларында хезмәтләре, зирәклекләре һәм җаваплы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерегез. Акцияне Мәгариф министры Сергей Кравцов "Россия Сегодня" Халыкара матбугат үзәгендә онлайн-конференция кысаларында башлап җибәрде.

«Без махсус рәвештә "Укытучыга рәхмәт» акциясен оештырдык, һәркем укытучысына шул ярату һәм кайгырту өчен шалтыратып, язып рәхмәт әйтә алсын өчен», — диде Сергей Кравцов.

Министр сөйләвенчә, нәкъ менә математика укытучысы ярдәмендә ул үз вакытында укытучы һөнәрен сайлаган һәм күпмедер вакыт бу фәнне үз мәктәбендә укыткан. Сергей Кравцов шулай ук үзенең инглиз теле укытучысы Людмила Мешкова белән аралашкан.

Акциядә ничек катнашырга? Моның өчен укытучыгыз белән төшкән фото яки видеоны социаль челтәрдә #УкытучыгаРәхмәт (#СпасибоУчителю) хештегы белән урнаштырырга кирәк. спасибоучителю.рф сайтында да яраткан педагогыңа рәхмәт белдереп була. Анда рәхмәт сүзләре һәм җылы теләкләр белән хат та җибәрү мөмкин.  

Видеоязма белән сылтама буенча танышырга мөмкин
https://vk.com/gpn_2023?z=video-218878795_456239139%2Fvideos-218878795%2...

#ПедагогОстазЕлы#ПедагогЕлы2023#ОстазЕлы2023#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты