• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты делегатлары «киләчәкне формалаштырып» Халыкара форумын оештыруда катнашалар

 

«Киләчәкне формалаштырып» Халыкара мәгариф министрлары форумы беренче тапкыр Казанда 7-9 июньдә уза. Чараны Россия Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан хөкүмәте оештырды. Форумның эшлекле программасын үткәрү өчен мәйданчык итеп «Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк сайланды.

 

 

Форум барышында Ватан мәгариф системасының уңышлары күрсәтеләчәк, мәгариф өлкәсендә чит ил җитәкчеләренә Россиянең алдынгы тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк, ул мәгариф мохите үсешенә актуаль чакыруларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Форумда катнашучылар мәгарифнең икътисад үсешендә роле, сыйфатлы белем алу мөмкинлеге, яшьләр белән эшләү, балалар ялы, чит илләрдә рус телен укыту турында фикер алышачак. Моннан тыш, төрле илләр вәкилләре мәгариф системаларын үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашалар һәм халыкара хезмәттәшлекне ныгыта алачаклар.

Форумның пленар утырышында Россия мәгариф министры Сергей Кравцов, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, Россотрудничество җитәкчесе Евгений Примаков һәм Мәскәү мэры урынбасары Анастасия Ракова катнашты.

Сергей Кравцов доклады Россия мәгарифенең казанышларына һәм чит илләр белән хезмәттәшлек перспективаларына багышланган. Валерий Фальков фән һәм югары белем бирү өлкәсендәге хезмәттәшлек турында сөйләде.

«Укытучы һөнәре  – җирдәге иң мөһим һөнәрләрнең берсе. Педагог һәм остаз хезмәтенә икътисад, фән, спорт, мәдәният үсеше һәм тулаем илнең киләчәге бәйле. Шуңа бәйле рәвештә мәгариф системасын үстерү дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора», – дип билгеләп үтте Мәгариф министрлыгы башлыгы.

Казандагы форумга чит илләрнең 20 мәгариф министры килгән, шул исәптән Әрмәнстан, Куба, Венесуэла, Конго, Мьянма, Зимбабве, Пакистан, Катар, Үзәк Африка Республикасы, Серб Босния һәм Герцеговина Республикасы һәм Әфганстаннан. Онлайн-форматта Вьетнам, КХДР, Мадагаскар, Намибия, Эфиопия, Бразилия, КАР кебек сигез ил вәкилләре катнашачак.

Форум уздырылган көннәрдә чит ил делегацияләре укытуда алдынгы тәҗрибә туплаган Казанның берничә белем бирү учреждениесендә булачак. Алар балалар бакчасыннан алып югары уку йортына кадәр балалар һәм яшүсмерләрне укытуның яңа практикалары белән танышачаклар.

Татаринформ материаллары буенча.

https://www.tatar-inform.ru/news/v-kazani-otkroetsya-mezdunarodnyi-forum...
https://www.1tv.ru/news/2023-06-08/454704-v_kazani_otkrylsya_mezhdunarod...
 

Фотогалерея: