• Русский
  • Татарча

Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовның Россия көне белән котлавы

                   Кадерле дуслар!
Сезне Россия көне белән котлыйм.

Бу бәйрәм чын мәгънәсендә милли бердәмлек һәм илнең киләчәге өчен уртак җаваплылык символына әверелде.
Бүген без әтиләребезнең һәм бабайларыбызның хәрби җиңүләрен искә төшерәбез, Ватан Геройларын, бүгенге көндә үз һөнәри бурычларын үтәп, Ватанны саклаучы һәм аның файдасына эшләүчеләрне хөрмәтлибез.

Һәр чорда да каһарманнар традицион рухи-әхлакый кыйммәтләргә һәм идеалларга таянган гаилә һәм мәктәптәге тәрбия нәтиҗәсендә барлыкка килә. Педагог һәм остаз елында  армый-талмый хезмәт итүләре, лаеклы, акыллы, төрле яктан сәләтле, ихлас егетләр тәрбияләргә омтылуыгыз өчен барлык укытучыларга, педагог һәм остазларга ихлас рәхмәтемне җиткерәм.

Бүген хәзерге яшьләрнең сыйфатлы белем алу һәм үз талантларын тормышка ашыру өчен мөмкинлекләре бик яхшы. Яшь буын илебезнең суверенитетын ныгытуны дәвам итәр, киләчәктә үзенең иң яхшы шәхси һәм һөнәри сыйфатларын күрсәтер дип ышанам.

             

Бәйрәм белән! Ватаныбызның уңышка ирешүен, иминлеген һәм чәчәк атуын телим!

Россия Мәгариф министры Сергей Кравцов

 

Пресс-служба Минпросвещения России