• Русский
  • Татарча

«Мәгариф флагманнары» федераль проектын гамәлгә ашыру турында

                               

Хөрмәтле коллегалар!

Сезгә 2023 елның март-ноябрь айларында Россия Мәгариф министрлыгы Педагогик хезмәткәрләрне әзерләү, һөнәри үстерү һәм социаль тәэмин итү департаментының «Мәгариф флагманнары» киң масштаблы проектын гамәлгә ашыру турында хәбәр итәбез.

 «Мәгариф флагманнары» – белем бирү өлкәсендә идарә итүчеләрнең, талантлы педагогларның һәм перспективалы яшь белгечләрнең, студентларның һөнәри һәм карьера үсеше өчен ресурс.

Проектның максаты – Россия Федерациясе мәгариф системасы өчен кадрлар резервы формалаштыру шартларын булдыру.

Проектта түбәндәгеләр катнаша ала:

  • югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында 18 яшьтән өлкәнрәк укучылар;
  • мәгариф идарәсе органнары хезмәткәрләре, белем бирү оешмаларының административ хезмәткәрләре, педагогик хезмәткәрләр, шул исәптән тәрбия эше буенча директор киңәшчеләре.

 

Проектның төп чаралары:

  • «Мәгариф флагманнары» һөнәри конкурсы;
  • педагогик хезмәткәрләрнең социаль статусын күтәрүгә, катнашучыларның һөнәри һәм карьера үсешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар.

«Мәгариф флагманнары» проекты Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2023 елның 18 февралендәге 399-р номерлы боерыгы белән расланган Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елын үткәрү буенча төп чаралар планы кысаларында гамәлгә ашырыла
Проектны оештыру – методик һәм экспертлар белән тәэмин итүне «Россия мөмкинлекләр иле» оешмасы Россия Мәгариф министрлыгы академиясе белән берлектә башкара. Татарстан Республикасында «Мәгариф флагманнары» федераль проектының төбәк координаторы булып Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тора.
Элемтәгә керү өчен затлар:

  • Мәгариф министрлыгы академиясеннән: ЕФС үстерү һәм камилләштерү бүлеге башлыгы Герасимова Инна Владимировна, электрон почта: fedoperator@apkpro.ru, телефон: 8(906)367 40 92.
  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтыннан: 

Методик эшне үстерү бүлеге башлыгы, педагогика фәннәре кандидаты Мартьянова Ольга Валерьевна,
электрон почта: msairort@yandex.ru, телефон: 8 (843) 533 03 90;

Фәнни-педагогик кадрлар әзерләү бүлеге башлыгы Хисмәтова Лилия Котдус кызы, 
электрон почта: xlil80@mail.ru, телефон: 8 (843) 236 69 01.

Тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты сайтында http://pr.irort.ru/ сылтамасы буенча танышырга мөмкин.

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты