• Русский
  • Татарча

«Башлангыч гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары : гамәлгә кертү һәм гамәлгә ашыруның методик аспектлары» республика фәнни-гамәли конференциясе

2023 елның 22 июнендә Татарстан Республиасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы Татарстан Республикасы башлангыч гомуми белем бирү педагоглары өчен «Башлангыч гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары: гамәлгә кертү һәм гамәлгә ашыруның методик аспектлары» республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрде.
Конференция 2023 елга дәүләт йөкләмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты чаралар планы нигезендә уздырылды. Конференция Татарстан Републикасы Мәгарифне үстерү институты укытучылар видеопорталында трансляцияләнде.
Үткәрү максаты-яңартылган башлангыч гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм башлангыч гомуми белем бирүнең федераль төп гомуми белем бирү программасын гамәлгә керткәндә һәм гамәлгә ашырганда муниципаль белем бирү системаларына методик ярдәм күрсәтү.
Конференция кысаларында Татарстанда башлангыч гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертүнең беренче елы нәтиҗәләре, башлангыч мәктәптә белем бирү эшчәнлеген оештыруның аерым актуаль проблемалары, шулай ук башлангыч сыйныфлар укытучысының һөнәри үсеше мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Бердәм һәм өзлексез белем бирү педагогик киңлеген формалаштыруга методик ярдәм күрсәтүне оештыру мәсьәләләрен үз чыгышларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры, химия фәннәре кандидаты Шәмсетдинова Лариса Петровна һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Хәмитова Гөлназ Рәшит кызы карадылар.
Татарстан белем бирү оешмаларының башлангыч сыйныф укытучыларының кече яшьтәге укучыларын укыту, тәрбияләү һәм үстерү мәсьәләләре буенча иң яхшы практикалары тәкъдим ителде. Конференция спикерларының тулырак мәгълүматлары һәм материаллары http://irort.ru/ru/-0101# сылтамасы буенча бар.
Конференциянең видеоязмасын https://www.youtube.com/live/4etdCh7w66A?feature=share сылтамасы буенча карап була. #ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: