• Русский
  • Татарча

«Белем бирү киңлегенең яңа фәлсәфәсе буларак Digital» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

2023 елның 14-15 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Белем бирү киңлегенең яңа фәлсәфәсе буларак Digital» V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.

Конференция «һөнәри камилләштерү стратегиясен проектлау нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрларның төбәк остазлык системасын үстерү» Россия мәгариф академиясе инновацион мәйданчыгы, «Технология» предмет өлкәсенең яңартылган эчтәлек модульле принцибын гамәлгә кертү/тәэмин итү/сынап карау программасы» федераль инновацион мәйданчыгы эшчәнлегендә үткәрелә.
Конференциянең максаты: барлык төр һәм дәрәҗәдәге белем бирүнең югары сыйфатын һәм мөмкинлеген тәэмин итә торган цифрлы белем бирү мохитен үстерүнең перспективалы һәм актуаль юнәлешләре турында фикер алышу; алдынгы белемнәрне системалаштыру һәм бу өлкәдә тәҗрибә уртаклашу.

Конференциянең бурычлары:
- тупланган мәгълүматны системалаштыру һәм тәҗрибә һәм идеяләр белән үзара алмашу, әле ачылмаган проблемаларны эзләү һәм аларны бергәләп хәл итү;
- цифрлы технологияләрне һәм яңа ресурсларны үстерү өлкәсендә белем бирү хезмәткәрләренең фәнни һәм педагогик хезмәттәшлеген ныгыту;
мәгарифне цифрлаштыруның төп юнәлешләрен өйрәнү, иң яңа технологияләрне һәм техник җайланмаларны үзләштерү өлкәсендә педагогларның тупланган тәҗрибәсен тиражлау;
- конференциядә катнашучыларның яңа цифрлы технологияләрне (интерактив мәгълүмат эшкәртү чаралары, мобиль технологияләр, электрон ресурслар, цифрлы коммуникация чаралары) нәтиҗәле куллану өлкәсендәге яңа казанышлар турында мәгълүматлылыгын арттыру;
- конференциядә катнашучыларның заманча цифрлы коралларны һәм сервисларны үзләштерүдә гамәли казанышларын күрсәтү;
- заманча цифрлы белем бирү контентын, яңа уку-методик комплексларны үзләштерү өлкәсендә яңа һөнәри элемтәләр урнаштыру.
Конференциядә катнашу өчен мәгариф идарәсе органнары вәкилләре, белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары, балаларга өстәмә белем бирү системасында, урта һәм югары һөнәри белем бирү системасында эшләүче җитәкчеләр һәм педагоглар; Россия Федерациясе субъектларыннан мәгарифне үстерү институтлары галимнәре һәм белгечләре чакырыла.
Гаризалар, мәкаләләр 2023 елның 7 сентябренә кадәр кабул ителә.
Материалларны теркәү һәм йөкләү өчен сылтама: https://forms.gle/n8RgfUgHDPXGKsnF7 
Конференция турында нигезләмә: https://disk.yandex.ru/i/gQXaBKqWy__cBw     

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты