• Русский
  • Татарча

«Туган (татар) теле һәм туган телдә әдәбият» фәнен укыту теориясе һәм методикасы» программасын гамәлгә ашыру

2023 елның 14 февраленнән 08 июненә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тарафыннан «Туган (татар) теле һәм туган телдә әдәбият» фәнен укыту теориясе һәм методикасы» белгечлеге буенча 270 сәгать күләмендә Россия Федерациясе субъектлары мәгарифе эчтәлегенең этномәдәни татар компоненты булган белем бирү оешмалары укытучыларын яңадан һөнәри әзерләү программасы гамәлгә ашырылды. Россия Федерациясенең 15 төбәгеннән 25 педагог белем алды.
Курслар кураторы Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Фәттахова Р.Ф.
Программа онлайн-лекцияләр, гамәли дәресләр, презентацияләр, онлайн-консультацияләр формасында электрон укыту һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып гамәлгә ашырылды. Шулай ук программа кысаларында «Туган (татар) теле һәм әдәбият укытучысының методик эш системасы» темасына 36 сәгать күләмендә педагогик практика оештырылды.

Курс тыңлаучылары кирәкле белем, күнекмәләр алырга мөмкинлек биргән уңайлы график һәм эш режимын; укучыларның кызыксынуларына һәм ихтыяҗлары буенча карала торган мәсьәләләр даирәсен төзәтергә мөмкинлек биргән программаның ачыклыгын һәм уңайлылыгын; килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итәргә мөмкинлек биргән курс укытучылары һәм кураторы белән кире элемтәнең булуын билгеләп үттеләр.
Тыңлаучыларны укыту 2023 елның 08 июнендә онлайн режимда чыгарылыш квалификация эшләрен уңышлы яклау белән тәмамланды.

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: