• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең август киңәшмәсе

2023 елның 26 июнендә мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең «Федераль белем бирү программасын гамәлгә кертү шартларында мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирүнең һәркем файдалана алырлык булуы» республика август киңәшмәсе секциясе узды. Чаралар Казан шәһәре Совет районының 181 нче мәктәбе базасында узды.
Киңәшмәдә мәктәпкәчә белем бирү мәсьәләләре буенча белгечләр, методистлар, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары, югары һәм урта һөнәри белем бирү, өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары катнашты. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин мөрәҗәгать итте.
Киңәшмәнең беренче өлешендә Казан шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының инновацион тәҗрибәсе тәкъдим ителде.
Пленар утырышта мәктәпкәчә белем бирүнең уңайлылыгы һәм сыйфатын күтәрү мәсьәләләре, мәктәпкәчә белем бирүнең федераль белем бирү программасын гамәлгә кертүнең актуаль аспектлары, мәктәпкәчә гомуми белем бирү өчен пилот проектлар, педагогның һөнәри компетентлыгын арттыру инструментлары һ. б. каралды.
«Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының мәктәпкәчә белем бирү федераль белем бирү программасына күчүе: методик тәэмин итү вертикале» темасына Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Хәмитова Гөлназ Рәшит кызы чыгыш ясады.
Киңәшмә бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Бүләкләнүчеләр арасында - Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәгълүмати технологияләр бүлегенең укыту-методик эш буенча белгече Фазлыева Фәнисә Рафаил кызы.

Фотогалерея: