• Русский
  • Татарча

«Белем бирүне цифрлаштыру: мөмкинлекләр һәм перспективалар» республика конкурсы

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2023 елның 27 июненнән 31 августына кадәр «Белем бирүне цифрлаштыру: мөмкинлекләр һәм перспективалар» республика конкурсын үткәрә. 
Конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының цифрлы остазлык тәҗрибәсе булган һәм укыту-тәрбия процессына цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү тәҗрибәсе булган педагогик хезмәткәрләре: төрле типтагы белем бирү оешмаларының педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләре, мәктәп командалары, белем бирү белән идарә итү муниципаль органнары методистлары чакырыла.
Конкурсның максаты: цифрлы технологияләр өлкәсендә остазлык практикаларын ачыклау һәм аларга ярдәм итү, Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең алдынгы инновацион педагогик һәм идарә итү тәҗрибәсен алга сөрү.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- «Үзгәрешле белем бирү мохитендә цифрлы буын балаларын укыту һәм тәрбияләү үзенчәлекләре»
- «Укучыларның һәм укытучыларның цифрлы компетентлыгы: мәгълүмати-белем бирү ресурсларын үзләштерүдә цифрлы өзеклек һәм цифрлы үзара бәйләнеш»
- «Белем бирү оешмалары педагогларының үз цифрлы компетентлыгын өзлексез арттыруга мотивация дәрәҗәсен һәм психологик әзерлеген арттыру буенча эш модельләре (тәҗрибәләре)»
Конкурс эше ике форматта тәкъдим ителергә мөмкин:
- Белем бирү процессында “Сферум” платформасы» 
- «Уен формалары, укыту һәм тәрбияләү ысуллары»
- «Балалар һәм яшүсмерләрнең Интернетта тору куркынычсызлыгын ничек тәэмин итәргә: онлайн-кискенлекләр белән эшләү тәҗрибәсе»
Конкурс хакында төгәлрәк мәгълүмат: https://disk.yandex.ru/i/En33yVjZd5RpEA 
Конкурсны оештыручы: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге, +79083432329, электрон почта iro.proff@gmail.com.

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты