• Русский
  • Татарча

«Сәләт» Халыкара яшьләр белем бирү форумы

2023 елның 23 июненнән 27 июненә кадәр Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә «Сәләт» Халыкара яшьләр белем бирү форумының беренче сменасы узды. Форум ел саен үткәрелә һәм Татарстан Республикасының яшьләр проектларының берсе булып тора. Ул Россия территориясендә дә, чит илләрдә дә шәхси һәм һөнәри сыйфатларны үстерү, дөньяның иң актуаль фәнни-технологик һәм социаль трендлары белән танышу өчен мәйданчык буларак яхшы билгеле.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе мөдире Шәехов Марат Рәшит улы әлеге форумга чакырылды һәм 26 июньдә «Остаз» («Наставник») махсус мәйданчыгында чыгыш ясады. Марат Рәшит улы балаларны тәрбияләүнең заманча тенденцияләре турында сөйләде, үзеңдә һәм мәктәбеңдә кыйммәти ориентирларны ничек үстерергә икәнен җентекләбрәк тикшерде.

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: