• Русский
  • Татарча

«Башлангыч мәктәп: уңыш сере» иң яхшы педагогик практикаларның читтән торып конкурсы башланды

Хөрмәтле коллегалар!

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Башлангыч мәктәп: уңыш сере» иң яхшы педагогик практикалар республика конкурсында катнашырга чакыра.

 

Конкурсның максаты  –  башлангыч белем бирү өлкәсендә эшләүче педагогларның һөнәри осталыгын арттыру, нәтиҗәле педагогик тәҗрибәне тарату, педагогик инициативаларга ярдәм итү.

Конкурста башлангыч сыйныф укытучылары; озайтылган көн педагоглары; кече яшьтәге мәктәп укучылары белән эшләүче өстәмә белем бирү педагоглары; башлангыч белем бирүне алып баручы мәгариф бүлекләре методистлары; мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре һәм 5 нче сыйныф укытучылары; башлангыч белем бирү һәм тәрбия эшчәнлеген кече яшьтәге балалар белән гамәлгә ашыручы башка оешмалар белгечләре катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен 2023 елның 24 июленнән 31 августына кадәр түбәндәге сылтама буенча гариза тутырырга кирәк:https://docs.google.com/forms/d/1XBEuMGOuFrFXhAZXmVUzHde-DsBfcECEV0b7xT87Vao/edit (Google) һәм Номинация Фамилия Исем Атасының исмен күрсәтеп  sagiltal2022@mail.ru адресына электрон рәвештә җибәрергә. Җибәрелә торган конкурс материаллары Нигезләмә (кушымта) таләпләренә туры килергә тиеш.

Конкурс уздыру мәсьәләләре буенча өстәмә мәгълүмат: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы өлкән укытучысы Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы; тел. 8 927 40 592 02; sagiltal2022@mail.ru

нигезләмә, квитанция

 

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты