• Русский
  • Татарча

Татарстан педагоглары «Ватанның киләчәге Укытучы кулында» конкурсында катнаша ала

Татарстанның мәгълүмат-китапханә үзәкләре педагоглары һәм белгечләре «Ватанның киләчәге Укытучы кулында» педагогик проектлар конкурсында катнаша ала. Конкурсны Президент китапханәсе үткәрә.

Конкурс агымдагы елның 20 мартында старт алды һәм өч этапта үткәрелә:

сайлап алу этабы — 20 марттан 15 августка кадәр (катнашучыларны теркәү, конкурс проектларын электрон рәвештә кабул итү, һәр номинация буенча иң яхшы 10 проектны сайлап алу);
ярымфинал — 6 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр (һәр номинация буенча өч финалистны сайлап алу);
финал — 25 сентябрьдән 24 октябрьгә кадәр (конкурс проектларын сынап карауның видеоязмаларын кабул итү һәм җиңүчеләрне билгеләү).
Сайлап алу этабында катнашу өчен документларны Президент китапханәсе порталы битендә электрон теркәү системасы аша йөкләргә кирәк — pedkonkurs.prlib.ru. Конкурс финалында катнашу өчен документлар pedkonkurs@prlib.ru электрон адресы буенча җибәрелә.

Конкурста катнашуның төп шартларының берсе  — Президент китапханәсенең миллионнан артык саклау берәмлеге булган электрон фондыннан кимендә ике чыганакны мәҗбүри куллану.

Проектлар түбәндәге җиде номинациядә бәяләнәчәк: «Иң яхшы рус теле дәресе», «Иң яхшы әдәбият дәресе», «Иң яхшы тарих дәресе», «Иң яхшы җәмгыять белеме дәресе», «Иң яхшы география дәресе», «Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләренең иң яхшы дәресе», «Иң яхшы тәрбияви вакыйга».

Конкурста катнашучылар һәр номинациядә бердән артык эш тәкъдим итә алмый.

Конкурс җиңүчеләре барлык этапларда тупланган балларның гомуми суммасы буенча билгеләнәчәк. Конкурсның һәр номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләү Президент китапханәсендә узачак. Алар дипломнар һәм эшләнмәләрне Президент китапханәсе порталында урнаштыру хокукына ия булачак. 

Конкурсның максаты — уңышлы педагогик практикаларны ачыклау һәм Президент китапханәсенең электрон фондының белем һәм тәрбия бирү процессында куллану өчен ресурс базасы буларак мөмкинлекләрен ачу.

Президент китапханәсе Педагог һәм остаз елында конкурс үткәрә, аны тиешле указ белән РФ Президенты Владимир Путин игълан итте. Педагог һәм остаз елы укытучы һөнәре вәкилләренең аерым статусын тану максатыннан үткәрелә.

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты