• Русский
  • Татарча

«Хәзерге заман мәгарифе: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр» электрон фәнни-методик журналының 2023 елга 2 нче саны басылып чыкты

«Хәзерге заман мәгарифе: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр» электрон фәнни-методик журналының 2023 елга 2 нче саны басылып чыкты. Мәкаләләр белән http://irortsmi.ru/ сайтында танышырга мөмкин.

Журналның мәкаләләре түбәндәге рубрикаларда урнаштырылган:
• Белем бирүдә идарә итү мәсьәләләре
• Белем һәм тәрбия бирү теориясе һәм методикасы (мәктәпкәчә, урта, һөнәри белем бирү)
• Хәзерге заман белем бирү технологияләре
• Педагогик тәҗрибәдән
• Инновацион практикалар
• Фәнни хәбәрләр
• Редакция почтасыннан

Бу санда «Редакция почтасыннан» рубрикасы басылып чыкты, анда укучының игътибарына лаеклы «Барысын да мәңгелек шатлык белән бүләклим» мәкаләсе басылды (авторлары В.В. Политова, Э. А. Абдуллина). Мәкаләдә авторлар Татарстан Республикасында һәм Казан шәһәрендә пионер һәм балалар хәрәкәте ветераны Ф.Г. Яруллинаны искә ала. Балалар белән эшләүдән тыш, Ф.Г. Яруллина педагогларга һәм әйдаманнарга күп игътибар бирә, чын остаз була. Күп кенә эш ысуллары, «НеСД» фант-клубы кебек инновацияләрне актив-уен программалары белән гамәлгә кертү, педагоглар белән зур эш бүген дә кыйммәткә ия, чөнки педагоглар өчен үз тәрбия методикаларын, массакүләм һәм индивидуаль эш формаларын сынап карау мөмкинлеге тудыра.

Безнең басма белән даими кызыксынуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез һәм үз материалларыгызны журналның киләсе санында бастырырга чакырабыз!

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты