• Русский
  • Татарча

«Будьучителем.рф» сервисы абитуриентларга илләрнең педагогик югары уку йортларында әзерлек юнәлешен сайларга ярдәм итә

Педагогик белгечлекләр буенча әзерлекне гамәлгә ашыручы 160тан артык уку йорты будьучителем.рф бердәм навигаторында тәкъдим ителә. Чыгарылыш сыйныф укучыларына теләгән белем дәрәҗәсе буенча – урта һөнәри белемнән алып докторантурага һәм өстәмә белем бирү программаларына кадәр, шулай ук төбәк һәм юнәлеш буенча – мәктәп математикасыннан алып махсус фәннәргә кадәр оешма сайларга тәкъдим ителә.

Россия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте
Уку йортлары арасында 34 профильле педагогик уку йортлары бар, калганнарында укыту юнәлешләренең гомуми каталогында педагогик белгечлекләр бар. Һәр конкрет кулланучы өчен мөһим булган критерийларга бәйле рәвештә, навигатор оптималь югары уку йортларын сайлап алуны тәкъдим итәчәк, аларның өстенлекләре һәм үзенчәлекләре буенча юнәлеш бирәчәк.

Педагог һәм остаз елында «Национальные приоритеты» коммерцияле булмаган автоном оешмасы һәм Россия Мәгариф министрлыгы укытучы һөнәрен популярлаштыруга юнәлдерелгән «Укытучы бул» коммуникация кампаниясен башлап җибәрәләр. Бу идея «Национальные приоритеты» коммерцияле булмаган автоном оешмасының ролигында чагылдырылган.

«Россия Президенты Владимир Путин 2023 елны педагог һәм остаз елы дип игълан итте, бу, һичшиксез, укытучы һөнәренең әһәмиятен һәм югары статусын ассызыклый. Яшьләрнең педагогикага кызыксынуын арттыру өчен актив эзлекле эш бара, һәм бүген педагогик югары уку йортларына гаризалар саны 2023 елгы кабул итү кампаниясе башланганнан бирле 270 меңнән артып китте. «Мәгариф» илкүләм проекты ярдәмендә заманча инфраструктура булдырыла, аның кысаларында укытучылар үзләренең кызыклы идеяләрен һәм проектларын гамәлгә ашыра ала, ә булачак педагоглар педагогик югары уку йортларында актуаль җиһазларда педагогик «Кванториумнарда» белем ала», – дип ассызыклады Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов.

Белешмә өчен

2023 ел Президент указы белән Педагог һәм остаз елы дип игълан ителә, аның миссиясе – педагогик хезмәткәрләрнең, шул исәптән остазлык эшчәнлеген башкаручыларның аерым статусын тану. Педагог һәм остаз елының чаралары укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән. «Мәгариф» илкүләм проекты ярдәмендә бөтен ил буенча педагоглар һәм укытучылар квалификацияләрен күтәрә, методик һәм башка ярдәм ала алачак.

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты