• Русский
  • Татарча

25 июльдән Россия мәктәпләре директорлары һөнәри конкурста катнаша алачак

«Россиянең ел директоры – 2023» Бөтенроссия һөнәри конкурсында катнашучыларны теркәү 25 июльдә башланачак. 3 елдан да ким булмаган стажлы Россия мәктәпләре җитәкчеләре катнаша ала.

«Бүгенге көндә безнең төп бурычыбыз – суверен мәгариф системасын төзү һәм үстерү, һәм монда бик күп нәрсә идарәче кадрларга бәйле. Нәкъ менә мәктәп директоры бөтен педагогик команданың эшен төзи. Ул бер үк вакытта грамоталы идарәче һәм талантлы педагог булырга, мәктәп традицияләрен сакларга һәм шул ук вакытта белем бирү процессына яңа инициативалар кертергә курыкмаска тиеш», – дип билгеләп үтте РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.

Ул «Ел директоры» конкурсы Россиядә өченче тапкыр үткәрелә, һәм елдан-ел популярлаша бара, дип өстәде. 2022 елда сайлап алу этабында 69 төбәктән 775 мәктәп директоры катнашты. Җиңүче булып Мәскәүнең «Покровский квартал» мәктәбе директоры Павел Терехов танылды.

Конкурсның сайлап алу этабы 2023 елның 15-28 августында узачак. Катнашучыларга онлайн-тест узарга туры киләчәк. Моннан тыш, жюри электрон портфолионы бәяләячәк. Аның нәтиҗәләре буенча 29 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр Мәскәүдә узачак төп этапка 30 конкурсант чыгачак.

Финалистларга жюри әгъзаларына әзерләнгән «Директорның визит карточкасы» видеоролигын күрсәтергә, үзләренең идарә итү казанышларын тәкъдим итәргә, үз мәктәбенең идарә составы белән берлектә кейста тәкъдим ителгән материаллар нигезендә проект-стартап эшләргә, мастер-класс үткәрергә һәм матбугат конференциясе барышында интервьюерларның сорауларына җавап бирергә туры киләчәк.

Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча эзлекле рәвештә 10 лауреат, 5 призер һәм бер җиңүче билгеләнәчәк. Җиңүченең исеме 5 октябрьдә Зур укытучылар атналыгы кысаларында игълан ителәчәк.

Конкурсны үткәрү тәртибе белән директор-года.рф рәсми сайтында «Конкурс турында» бүлегендә танышырга мөмкин.

 

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты