• Русский
  • Татарча

Телләрне үстерү буенча медиапроектларны гамәлгә ашыруга грантлар конкурсына гаризалар кабул итү башланды

Татарстанда 14 августка кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында һәм Интернет челтәрендә Татарстан Республикасы телләрен үстерү һәм эшләү проблемаларын яктырту буенча медиапроектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән республика бюджетыннан ел саен грантлар бирү конкурсына гаризалар кабул ителә.

Гаризалар һәм проектлар өч номинациядә кабул ителә:

  • Интернет челтәре өчен иң яхшы медиаресурс проекты
  • Интернет челтәрендә туган телгә ярдәм итү өчен иң яхшы интернет-акция проекты
  • Туган телне популярлаштыра һәм/ яки саклый торган иң яхшы социаль медиа проекты

 

Һәр номинациядә иң яхшы эшләрнең авторлары үз проектларын гамәлгә ашыру яки үстерү өчен грантлар алачак. Быел призлы грантларның гомуми суммасы 450 мең сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы.

Гаризалар һәм документлар пакеты кәгазь формада түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420074, Татарстан Республикасы, Казан, Петербург урамы, 52, 4 кат, 412 нче кабинет, IT-берләшмәнең үсеш секторы.

Конкурс эшләренең проектлары GR.Sabirova@tatar.ru электрон почтасына җибәрелә, белешмә өчен мәгълүматны телефон аша алырга мөмкин: +7(843)231-77-61, +7(843)231-77-52.

Ел саен конкурс Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан үткәрелә.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча