• Русский
  • Татарча

Татарстанда «Наш новый учитель» («Безнең яңа укытучыбыз») гранты яңартыла

Педагог һәм остаз елында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән  «Наш новый учитель» («Безнең яңа укытучыбыз») грантын яңарту турында карар кабул ителде.

Грант алуга конкурста Татарстан Республикасында яшәүче, грант алуга гариза биргән вакытта 35 яшькә җитмәгән һәм белгечлеге буенча педагогик эшчәнлек стажы өч елдан артмаган Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы муниципаль гомуми белем бирү оешмалары һәм дәүләт гомуми белем бирү оешмалары педагоглары катнаша ала. Моннан тыш, педагог «Наш новый учитель» («Безнең яңа укытучыбыз») грантын алдан алган булырга тиеш түгел.

Грант алу өчен конкурс чаралары: 2023-2025 еллар

Грантның гамәлдә булу вакыты: 3 ел

Грант түләү вакыты: җәйге чорны исәпкә алмыйча 27 ай (июнь-август) грант алучылар саны: елына 200 кеше

Грант түләү күләме: 10 000 мең сум

Бер грант алучыга түләү суммасы: бер уку елы дәвамында 90 мең сум.

Конкурста катнашу өчен гариза мәгариф бүлекләрендә (идарәләрендә) формалаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, «Наш новый учитель» («Безнең яңа укытучыбыз») гранты 2011 елда яшь талантлы укытучыларны мәктәпләргә җәлеп итү өчен оештырылган иде.

Грантны гамәлгә ашыру елларында грант ияләре тарафыннан республиканың мәктәп белем бирү киңлегенә Татарстан мәктәпләреннән 1680 яшь укытучы җәлеп ителгән.

Барлык мәгълүмат биредә.

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты