• Русский
  • Татарча

2023 елның 27 июленнән 7 августына кадәр туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының квалификациясен күтәрү программасы гамәлгә ашырылды

2023 елның 27 июлендә 7 августына кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тарафыннан Россия Федерациясе субъектлары мәгарифе эчтәлегенең этномәдәни татар компоненты булган белем бирү оешмаларының туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының «Яңартылган башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары, төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен укытучы (туган (татар) теле һәм әдәбияты) эшендә гамәлгә ашыру» темасы буенча 72 сәгать күләмендә квалификация күтәрү программасы гамәлгә ашырылды (куратор – Гыйләҗева Л.Г.).

Россия Федерациясенең 10 төбәгеннән 50 педагог укыды. Ике атна дәвамында курс тыңлаучылары башлангыч гомуми белем бирүнең яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартлары, заманча цифрлы киңлек оештыру нигезендә укучыларның белем бирү эшчәнлеген оештыруга инновацион алымнар белән таныштылар; электрон белем бирү мохитенең яңа инструментларын кулланырга өйрәнделәр.

Уку нәтиҗәләре буенча тыңлаучылар заманча белем бирү технологияләре буенча өйрәнелгән мәгълүматның эчтәлеген һәм актуальлеген, дәресләрнең мәгълүматилыгын һәм практик әһәмиятен билгеләп үттеләр.

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты