• Русский
  • Татарча

Татарстанның яшь педагогларын укытучы һөнәренә багышлыйлар

14 августта Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында яшь педагогларны укытучы һөнәренә багышлау тантанасы узачак.  

Багышлау Педагог һәм остаз елы кысаларында, шулай ук Россия педагогикасына нигез салучы К.Д. Ушинскийның тууына 200 ел тулуга багышланган чаралар планын үтәү кысаларында үткәрелә.
Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовның катнашуы көтелә.
Багышлау программасы «Учитель, помни: твоя улыбка стоит тысячи слов!» мотивация мәйданчыгы,  «К.Д.Ушинский: педагог вне времени» яшь педагоглар һәм остазлар өчен педагогик остаханәләр эшен күздә тота. 
Чараның мөһим вакыйгаларының берсе – югары уку йортларын һәм педагогика көллиятләрен тәмамлаучыларны укытучы һөнәренә багышлау тантанасы.

Тантана укытучының социаль статусын һәм педагогик һөнәрнең абруен күтәрү, яшь һәм креатив педагогның һөнәри формалашуы һәм үсеше, татарстанлыларның яңа буынын тәрбияләүдә аның ролен үстерү максатында үткәрелә.
Һөнәргә багышлау тантанасы республикада 2016 елдан бирле үткәрелә. Яшь педагогларның педагогик карьералары башланыр алдыннан һөнәри өлкәдә югары нәтиҗәләргә ирешкән күп кенә җитәкчеләрдән үгет-нәсыйхәт сүзләрен ишетүләре кыйммәтле. Республиканың танылган кешеләре, сәясәтчеләр үзләренең беренче укытучылары турында сөйләячәкләр.
Тантанада мәгариф системасының 300дән артык вәкиле катнашачак – алар – республика мәктәпләрендә беренче тапкыр хезмәт эшчәнлегенә керешүче яшь укытучылар-педагогик югары уку йортларын һәм көллиятләрен тәмамлаучылар, остазлар, мәгълүмати-методик бүлекләр, профсоюз оешмалары җитәкчеләре, Россия Мәгариф министрлыгы, югары, һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары делегациясе.
Яшь педагоглар 2023 елның сентябреннән республика мәктәпләрендә эшли башлаучы барлык чыгарылыш укучылары исеменнән тантаналы рәвештә ике телдә (рус һәм татар) ант бирәчәкләр.

Багышлау тантанасы яшь педагогларның гимнын башкару белән тәмамланачак.
Чара кысаларында яшь педагогларның Вконтакте социаль челтәрендә Посвящениеучитель2023, Годпедагогаинаставника, МолодыепедагогиРТ астында фото - һәм видеоматериаллар урнаштыру да күздә тотыла.

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты