• Русский
  • Татарча

Бүген август педагоглар советы секциясе кысаларында милли мәгариф мәсьәләләре каралачак

 

 

Бүген, 10 августта, Казанның Совет районы 183 нче гимназиясе базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе милли мәгариф секциясе утырышы һәм милли мәгариф кураторлары, туган телдә белем бирүче белем бирү оешмалары җитәкчеләре, Россия Федерациясенең башка субъектларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән семинар - киңәшмә узачак.

Чаралар кысаларында яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру һәм федераль белем бирү программаларын гамәлгә кертү шартларында туган телләрне укыту мәсьәләләре буенча чыгышлар һәм мастер-класслар планлаштырыла.

Милли мәгариф секциясе эшендә катнашу өчен татар телендә укыту мәктәпләре директорлары, милли мәгариф буенча методистлар һәм татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәләре җитәкчеләре чакырыла.

Пленар утырыш Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» милли советы рәисе Васил Шәйхразиев, Россия Федерациясе халыкларының туган телләре федераль институты директоры Илья Новокрещенова һәм башкалар катнашында узачак. 

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты