• Русский
  • Татарча

«Киләчәк» («Будущее») тәрбиячеләр форумы

2023 елның 23-25 августында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан Балалар ИТ-паркы территориясендә тәрбияләнүчеләре тәүлек әйләнәсе белем бирү оешмасында булган «Киләчәк» («Будущее») Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары тәрбиячеләре форумы уздырылды.

Чакырылган тәрбиячеләр коммуникация һәм максат кую буенча тренингларда катнаштылар, тәҗрибәле педагоглар, психологлар һәм эшмәкәрләрнең чыгышларын тыңладылар, бергәләп төрле педагогик кейслар чиштеләр, балалар белән эшләү алымнарын практикада эшләделәр, балаларны тәрбияләүдә ата кешенең роле хакында белделәр, тәрбия чарасын проектлау тәҗрибәсен тупладылар. 

Катнашучыларның фикерләре буенча, форум шәхси һәм һөнәри компетенцияләрне үстерү өчен бик файдалы булган. Моннан тыш, тәрбиячеләр хезмәттәшләре белән якыннанрак таныштылар һәм алга таба эшләү өчен эмоциональ көч алдылар.

#ПедагогҺәмОстазЕлы#2023елПедагогЕлы#ОстазЕлы2023#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: