• Русский
  • Татарча

ТР мәгариф педагогик һәм идарәче хезмәткәрләренең өстәмә һөнәри белем бирү буенча Эксперт советы мәгариф оешмаларының потенциалын һәм мөмкинлекләрен бәяләү процедурасы башлануы турында игълан итә

Татарстан Республикасы мәгариф педагогик һәм идарәче хезмәткәрләренең өстәмә һөнәри белем бирү буенча Эксперт советы 2024 елда квалификация күтәрүнең персональләштерелгән системасы кысаларында Татарстан Республикасы мәгариф системасының педагогик һәм идарәче хезмәткәрләренең өстәмә һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыруга дәгъва кылган өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларының потенциалын һәм мөмкинлекләрен бәяләү процедурасы башлануы турында игълан итә.

Өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларын сайлап алу 2023 елның сентябре дәвамында үткәреләчәк:

  • 2023 елның 4-15 сентябрендә – irort@irort.ru электрон почта адресына катнашу өчен өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларыннан гаризалар кабул итү;
  • 2023 елның 16-21 сентябрендә – Эксперт советы вәкилләренең (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, гомуми белем бирү оешмалары вәкилләре) бәяләү процедурасын үткәрү өчен өстәмә һөнәри белем бирүне оештыруда катнашуы;
  • 2022 елның 25 сентябренә кадәр – нәтиҗәләр игълан ителә.

 

Татарстан Республикасы мәгариф системасының педагогик һәм идарә хезмәткәрләренең өстәмә һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыруга дәгъва кылган белем бирү оешмаларының потенциалын һәм мөмкинлекләрен бәяләү тәртибе белән биредә танышырга мөмкин (сылтама)

Килеп туган сораулар буенча түбәндәге телефон аша мөрәҗәгать итәргә: (843) 294-95-81 (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы), 238-25-71 (Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты).

Гариза бирү формасы (сылтама)