• Русский
  • Татарча

Академик Андреев исеме Лаеш районының Олы Кабан авыл мәктәбенә бирелгән

Олы Кабан авылында Белем көне үзенчәлекле, тантаналы бәйрәмгә әверелде.

2023 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманова Татарстанның Лаеш районы Олы Кабан урта мәктәбенең бәйрәм линейкасында катнашты, анда Олы Кабан авылында туган һәм мәктәпнең элеккеге укучысы булган, Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Россия мәгариф академиясе академигы, педагогика фәннәре докторы, Казан дәүләт университетының атказанган профессоры академик Валентин Иванович Андреев исемен бирү тантанасы узды.

Тантанада Лаеш муниципаль районы Башлыгы Илдус Зарипов, ТР Мәгариф министрлыгы вәкилләре, академик Валентин Андреевның туганнары, якташлары, хезмәттәшләре һәм укучылары катнашты.
Күп кенә чакырылганнар тантаналы линейкада чыгыш ясадылар һәм Педагог һәм остаз елында шундый символик карар кабул иткән һәркемгә ярдәм һәм рәхмәт сүзләрен белдерделәр.

Академик Андреев исемендәге «Логос» нәшрият йорты мәктәпкә махсус «Хөрмәтле кунаклар китабы» бүләк итте, анда мәктәпнең һәр сыйныфын тәмамлаучылар һәм кунаклар мәктәпкә, укытучыларга, яшьтәшләренә һәм булачак чыгарылыш сыйныф укучыларына үз фикерләрен, рәхмәтләрен һәм теләкләрен калдыра алачак. Китапта беренче язманы Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов һәм Валентин Ивановичның докторанты  — Людмила Николаевна Ногманова ясады. Шулай ук «Мәгарифтәге казанышлары өчен» истәлекле медале булдырылды һәм академик Андреевның гаиләсе, мәктәбе, укуы һәм эше турында истәлекле фотосурәтләр белән «Авыл мәктәбеннән Россия академиясенә кадәр иҗади үсеш юлы» дип аталган китабы басылып чыкты.

Татмедиа Камская новь материаллары буенча

Фотогалерея: