• Русский
  • Татарча

«Сталинград сугышы Волгоград урамнары һәм мәйданнары атамаларында. Сүзлек-белешмәлек» китабы

«Федераль дәүләт белем бирү стандартларын һәм федераль төп гомуми белем бирү программаларын гамәлгә керткәндә белем бирү эшчәнлеген оештыру» стратегик сессияләр циклы кысаларында «Планета» нәшрияты тарафыннан «История Отечества» фонды ярдәме белән бастырылган «Сталинград сугышы Волгоград урамнары һәм мәйданнары атамаларында. Сүзлек-белешмәлек»  китабы тәкъдим ителде. 

Китапта Сталинград сугышында катнашучыларның язмышлары тарихы күрсәтелә.

Шуларның берсе – Татарстан Республикасында туган совет снайперы, Сталинград фронтының 62 нче армиясе 13 нче гвардия укчылар дивизиясенең 39 нчы укчылар полкының бүлек командиры, Кызыл Байрак ордены кавалеры Анатолий Иванович Чехов.

Сталинград снайперының батырлыклары турында ил беренче тапкыр Василий Гроссманның «Сталинградская боль» хикәясеннән белә алды.

Анатолий Иванович Чехов хөрмәтенә Волгоград һәм Казан шәһәрләрендә урамнар аталган.

Чеховның тормышы һәм батырлыклары турында тулырак фотогалереяда һәм китап битләрендә сылтама буенча карагыз: «Сталинград сугышы Волгоград урамнары һәм мәйданнары атамаларында. Сүзлек-белешмәлек» https://www.planeta-kniga.ru/catalog/65703197/.

«Сталинград сугышы Волгоград урамнары һәм мәйданнары атамаларында. Сүзлек-белешмәлек» китабы белән институт китапханәсенең уку залында танышырга мөмкин.

Шулай ук Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты китапханә фондына «Планета» нәшрияты тарафыннан чыгарылган Анна Валерьевна Степанованың «Геройлар шәһәре һәм аның тирә-ягы. Волгоград халык энциклопедиясе» китабы бүләк ителде.
  
 

Фотогалерея: