• Русский
  • Татарча

Казан укучылары информатика буенча IOI-202 Халыкара олимпиадада алтын медальләр яуладылар

Россия укучылар командасы Венгриядә информатика буенча 35 нче Халыкара олимпиадада катнашты. Барлык россия катнашучылары: Гимран Абдуллин (Казан шәһәренең 2 номерлы лицей-интернаты), Иван Пискарев (2086 нчы мәктәп, Мәскәү шәһәре), Валерий Родионов (Казан шәһәре КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицее), Антон Степанов (В.Ф. Овчинников исемендәге «Икенче мәктәп» лицее, Мәскәү шәһәре) алтын медальләр алдылар.

РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов командага һәм остазларга рәхмәт белдерде: «Укытучыларга һәм бөтен ватан мәгариф системасына бүләк итеп уку елы башына безнең егетләр дүрт алтын медаль алып кайтты! Бу искиткеч нәтиҗә тагын бер кат шуны исбатлый: бездә талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм итүнең нәтиҗәле системасы булдырылган, бөтен ил буенча балалар үсеше һәм алдынгы технологияләрне һәм фәнни казанышларны өйрәнү өчен шартлар тудырылган. Мондый эшне дәвам итү илнең технологик суверенитетын формалаштыру, шулай ук мәгълүмати технологияләрдә һәм фәннең башка өлкәләрендә нәтиҗәле карарлар әзерләү шартларында бик мөһим. Егетләрне һәм аларның педагогларын җиңүләре белән чын күңелдән котлыйм!».

Катнашучылар өчен биремнәр ике турдан тора, һәркайсына биш сәгать бирелә. Бу вакыт эчендә өч алгоритмик мәсьәләне чишәргә һәм программалаштырырга кирәк иде.

Россия Мәгариф министрлыгы сайты материаллары буенча

Фотогалерея: