• Русский
  • Татарча

Татарстан абитуриентлары өчен киләчәк һөнәрләрнең электрон навигаторы эшли башлады

 

Фәнни белгечлекләр буенча навигатор үз эшен Наука.рф фән һәм технологияләр унъеллыгы сайтында башлады.
Навигаторның бурычы –  киләчәктә тормышны фән белән бәйләү өчен абитуриентларга һәм барлык кызыксынучыларга фәнни белгечлекләр турында белергә ярдәм итү,

 

Навигаторда бөтен Россия буенча 500гә якын югары уку йортының бакалавриат, белгечлек, магистратура һәм аспирантура әзерләү юнәлешләре һәм белгечлекләре турында мәгълүмат бирелә. Булачак студентлар кызыксындырган юнәлешне, төбәкне, белгечлекне сайлый һәм сайланган юнәлешне кайсы югары уку йортларында үзләштерергә мөмкинлеген белә ала.

Кулланучылар уңайлылыгы өчен сайттагы барлык фәнни белгечлекләр сигез белем өлкәсенә бүленә: «Математика һәм табигый фәннәр», «Инженерлык эше, технологияләр һәм техник фәннәр», «Сәламәтлекне саклау һәм медицина фәннәре», «Авыл хуҗалыгы һәм авыл хуҗалыгы фәннәре», «Белем бирү һәм педагогика фәннәре», «Гуманитар фәннәр», «Җәмгыять турында фәннәр» һәм «Сәнгать һәм мәдәният». Уку өчен кызыклы юнәлешне илнең теләсә кайсы төбәгендә сайларга мөмкин.

 

«Навигатор белемнең төрле өлкәләреннән белгечлекләр турында иң актуаль мәгълүматны, шулай ук Россиянең иң яхшы университетлары исемлеген җыйды, шулай итеп, тагын да күбрәк абитуриентлар фәндә уңышлы һәм мавыктыргыч карьера төзүнең заманча юнәлешләре һәм мөмкинлекләре турында белә алачак», – дип билгеләп үтте «Милли өстенлекләр» коммерцияле булмаган оешмалар генераль директоры София Малявина.

Фәнни белгечлекләр буенча навигатор «Фән һәм университетлар» милли проекты буенча эшли башлады. Милли проект талантлы яшьләрне фәнгә җәлеп итүгә, һөнәри берләшмәнең фән өлкәсендәге стратегик мөһим мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итүгә катнашуын арттыруга, шулай ук ил гражданнарында дәүләт, фәнни берләшмә һәм бизнес үзара хезмәттәшлегендә россия фәненең казанышлары турында тулы күзаллау формалаштыруга юнәлдерелгән.

Милли проектлар илдә РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча