• Русский
  • Татарча

Аспирантурага беренче кереш сынаулары уңышлы тәмамланды

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында аспирантурага керү сынаулары тәмамланды.
11 сентябрьдә аспирантурага керүчеләр чит тел буенча соңгы кереш имтиханын тапшырдылар. Килүчеләр чит телне яхшы белү дәрәҗәсен күрсәттеләр.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында аспирантурага керү өчен өч кереш сынавын тапшырырга кирәк иде: филсәфә, чит тел һәм 5.8.1.Гомуми педагогика, педагогика һәм белем бирү тарихы фәнни белгечлеге махсус дисциплина буенча имтихан. Килүчеләр куелган бурычларны уңышлы үтәделәр, хәзер аларга өч ел дәвамында фәнни-педагогик һәм эксперименталь эшчәнлек алып барырга туры киләчәк.

Аспирантурада уку кысаларында яшь галимнәргә фән кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация әзерләү һәм программаны үзләштерү бурычы куела.

Вакантлы урыннар булу сәбәпле, түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү турында килешүләр буенча 18 сентябрьгә кадәр 5.8.1. Гомуми педагогика, педагогика һәм белем бирү тарихы фәнни белгечлеге буенча аспирантурага өстәмә кабул итү игълан ителде.

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: