• Русский
  • Татарча

Зәй муниципаль районы мәгариф системасында идарә итүнең нәтиҗәле практикалары белән танышу

Бүген, 12 сентябрьдә, Зәй муниципаль районында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәгариф бүлекләре җитәкчеләренең стажировкасы узды.
Җитәкчеләр тәҗрибә уртаклаштылар һәм Зәй районының Ринат Фәрдиев исемендәге заманча яңартылган татар гимназиясендә мәгариф системасындагы нәтиҗәле эшчәнлек турында фикер алыштылар. Алар уку кабинетларында, хореография, технология кабинетында, остаханәләрдә, музейда булдылар һәм гимназия укучылары өчен булдырылган заманча шартларны югары бәяләделәр.

Пленар утырышны Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Галиев Эмиль Эдуард улы ачты. Очрашуда Зәй районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Эрнст Рәис улы Сәфәргалиев «Зәй муниципаль районы мәгариф системасында нәтиҗәле идарә итү практикалары» темасына чыгыш ясады. Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Шәрәфиева Гүзәл Махиян кызының «Тәрбия эше системасы. Районның белем бирү оешмаларында бердәм белем бирү киңлеген формалаштыруда иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү» темасына чыгышы тынланды. Мәгълүмати-методик бүлек җитәкчесе Вәлиәхмәтова Миләүшә Камил кызы «Зәй муниципаль районы мәгариф системасында методик эш белән идарә итү» темасына чыгыш ясады.

Мәгариф идарәсе җитәкчеләре Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 9 нчы Зәй мәктәбе базасында стресска каршы көрәш практикасы белән таныштылар, Зәй туган якны өйрәнү музеенда булдылар.

Җитәкчеләрнең стажировкасы уңышлы үтте, Зәй муниципаль районының идарә итү практикасы югары бәяләнде.

 

Фотогалерея: