• Русский
  • Татарча

Россия Мәгариф министрлыгы академиясендә яңартылган ФДББС шартларында рус теле һәм әдәбиятын укыту турында фикер алышачаклар

Россия Мәгариф министрлыгы академиясе Федераль методик үзәгенең «Урта гомуми белем бирүнең яңартылган ФДББС шартларында рус теле һәм әдәбиятын укыту» вебинары төбәк методистлары һәм педагогик хезмәткәрләре өчен 2023 елның 20 сентябрендә 14:30 сәгатьтә (МСК) узачак.

Вебинар барышында урта гомуми белем бирүнең яңартылган ФДББС эчтәлегенә һәм рус теле һәм әдәбияты буенча федераль эш программалары материалларына анализ ясалачак; яңартылган программалар буенча эш башлануга бәйле рәвештә сүз укытучылары алдында торган төп бурычлар, шулай ук дәресләрдә предмет һәм метапредмет мәсьәләләрен хәл итүгә методик алымнар каралачак.

Вебинар барышында сораулар бирерлек чат булачак. Катнашучыларны теркәү түбәндәге сылтама буенча башкарыла: https://apkpro.ru/registratsiya-na-vebinary-dlya-metodistov-i-pedagogich....

Россия Мәгариф министрлыгы академиясенең матбугат хезмәте материаллары буенча