• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре шәһәрләре һәм районнары башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре өчен төбәкара күчмә стажировка старт алды

 

Ярославль шәһәре, Ростов һәм Тутаев муниципаль районнары белем бирү оешмалары базасында төбәкара күчмә стажировка форматында Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре өчен өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы буенча укулар дәвам итә.

 

Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре Россия Федерациясенең башка субъектларында гомуми белем бирү оешмаларында белем бирү һәм тәрбия процессларын оештыруның иң яхшы практикаларын өйрәнүгә юнәлдерелгән стажерлык чаралары сериясендә катнашалар.

2023 елның 19 сентябрендә Ярославль өлкәсе Мәгарифне үстерү институты базасында Татарстан Республикасы делегациясе өчен төбәкара күчмә стажировка программасы старт алды.

 

Стажировкада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Ярославль өлкәсе Мәгарифне үстерү институты ректоры вазифаларын башкаручы И.В. Серафимович, Ярославль өлкәсе Мәгарифне үстерү институты проректоры Г.А. Уланова, Педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез арттыру үзәге җитәкчесе  Н.В. Шляхтина мөрәҗәгать итте. Алар һәркемгә иҗади, нәтиҗәле хезмәттәшлек проектларын теләделәр һәм белем бирү программасына юнәлеш бирделәр.

Кыска вакытлы практикага юнәлдерелгән укытуда  Ярославль өлкәсе Мәгарифне үстерү институты ректоры вазифаларын башкаручы И.В. Серафимович, Педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез арттыру үзәге җитәкчесе  Н.В. Шляхтина укытты.

2023 елның 20 сентябрендә мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре 5 нче СЕРПАНТИН балалар бакчасында булдылар, анда Ростов районы мәгариф идарәсе башлыгы Лариса Владимировна Груданова районның иң яхшы практикаларын, шул исәптән мәгариф округларын тәкъдим итте.

Балалар бакчасы мөдире Наталья Валентиновна Новикова учреждениене җиһазландыруны һәм белем бирү процессының үзенчәлекләрен күрсәтте.

Төбәкара стажировкада катнашучылар Ростов районының мәктәпкәчә белем бирү сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән нәтиҗәле идарә итү практикаларына чумдылар. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балага юнәлдерелгән белем бирү мохитенең гамәлдә ничек нәтиҗәле эшләвен күрделәр.

Мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре Ростов шәһәренең А. Л. Кекин исемендәге Гимназия муниципаль гомуми белем бирү учреждениесендә булдылар, анда гимназия директоры Данил Александрович Бражников белән таныштылар.

«Содействие» психологик-педагогик, медицина һәм социаль ярдәм үзәге муниципаль учреждениесе директоры Мария Павловна Бланк социаль-педагогик инновацияләр ярминкәсе турында сөйләде.

2023 елның 21 сентябрендә мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре Ярославль өлкәсенең Тутаев муниципаль районы администрациясендә булдылар, анда мәгариф һәм спорт идарәсе башлыгы Оксана Яковлевна Чеканова Ярославль өлкәсенең Тутаев муниципаль районында мәгарифне үзгәртүнең иң яхшы төбәк практикаларын тәкъдим итте, шул исәптән остазлыкка аерым игътибар бирде.

Ярославль муниципаль районының 3 нче «Ивушка» балалар бакчасында мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре Ярославль муниципаль районы хакимиятенең мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары С.В. Громашева, шулай ук 3 нче «Ивушка» балалар бакчасы педагогик коллективы белән очраштылар.

Соңгы көнне стажировка Ярославль өлкәсе Мәгарифне үстерү институты ректоры вазифаларын башкаручы И.В. Серафимович катнашында түгәрәк өстәл форматында узачак.

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: