• Русский
  • Татарча

Ата-аналар белән традицион Бөтенроссия очрашу

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев 18 октябрьдә ата-аналар белән ел саен үткәрелә торган традицион Бөтенроссия очрашуын үткәрәчәк.
Очрашу барышында Анзор Музаев һәм ведомство белгечләре бердәм дәүләт имтиханын һәм төп дәүләт имтиханын оештыруга һәм үткәрүгә, Бөтенроссия тикшерү эшләренә, белем бирү сыйфатын тикшерүгә, белем бирү оешмаларын лицензияләүгә һәм аккредитацияләүгә, педагогларга документлар йөкләнешен киметүгә, башка актуаль темаларга кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.

Анзор Музаевка сорауларны «ВКонтакте»  социаль челтәрендәге Рособрнадзор битендә https://vk.com/topic-36510627_49555901 һәм Rutube каналында https://rutube.ru/channel/25110944/  яки электрон почта аша алдан бирергә мөмкин ege@obrnadzor.gov.ru.

Сорауларны язма яки видео мөрәҗәгать форматында җибәрергә мөмкин. Иң популяр һәм кызыклы сорауларга җаваплар очрашу барышында биреләчәк. Очрашуны туры эфирда «ВКонтакте» Рособрнадзор берләшмәләрендә күрергә мөмкин булачак