• Русский
  • Татарча

Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре урынбасарлары өчен стажировка

 

25 сентябрьдә Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре урынбасарлары өчен квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча укыту кысаларында Ленинград өлкәсе белем бирү оешмалары базасында стажировка башланды.

Стажировканың максаты: Россия Федерациясе субъектларының гомуми белем бирү оешмаларында белем бирү һәм тәрбия процессын оештыруның иң яхшы практикаларын өйрәнү.

Стажировканың беренче көне Ленинград өлкәсе мәгарифне үстерү институты базасында уза. Тыңлаучыларга сәламләү сүзе белән Ленинград өлкәсенең гомуми һәм һөнәри белем бирү комитеты вәкиле, Ленинград өлкәсе мәгарифне үстерү институты ректоры, педагогика фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Ковальчук Ольга Владимировна мөрәҗәгать итте. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре шәһәрләре һәм районнары башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре урынбасарлары эшне кейслар турында фикер алышу форматында дәвам итәләр:

  • «Методик хезмәт белән идарә итү системасы: Ленинград өлкәсе муниципаль районнарының нәтиҗәле практикаларын презентацияләү»;
  • «Төбәкнең методик хезмәте структурасында педагогларның өзлексез һөнәри үсешенең уңышлы проектлары».

Алда катнашучыларны белем бирү оешмалары базасында стажировка, кейслар чишү, методик хезмәт тәҗрибәсен өйрәнү һ. б. көтә.

 

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: