• Русский
  • Татарча

Түбән Новгородта Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре урынбасарлары өчен стажировка

25 сентябрьдә ТР шәһәрләре һәм районнары муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре урынбасарлары өчен өстәмә һөнәри программа буенча укыту кысаларында РФ субъектларының гомуми белем бирү оешмаларында белем бирү һәм тәрбия процессларын оештыруның иң яхшы практикаларын өйрәнү максатыннан Түбән Новгород өлкәсе белем бирү оешмалары базасында стажировка башланды.

Түбән Новгород шәһәренең белем бирү оешмалары базасында стажировка узучы тыңлаучыларга сәламләү сүзе белән Түбән Новгород Мәгарифне үстерү институты проректоры Седых Екатерина Павловна мөрәҗәгать итте.

Түбән Новгород Мәгарифне үстерү институты базасында стажировканың беренче көне темасы - «Заманча коммуникация киңлегендә эшлекле аралашу культурасы». Аннары Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре урынбасарлары «Сәләтле балалар үзәге» лицей-интернаты базасында практик дәресләр форматында эшне дәвам итәчәкләр.

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: