• Русский
  • Татарча

Ленинград өлкәсендә стажировканың икенче көне

 

Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре урынбасарлары өчен өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы буенча укуның икенче көне Ленинград өлкәсенең Гатчина муниципаль районында  9 нчы Гатчина урта гомуми белем бирү мәктәбендәге сәфәрдән башланды.

 

Чара кысаларында «Укыту һәм тәрбия нәтиҗәләрен арттыру өчен методик хезмәт эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге» кейсы каралды. Гатчина муниципаль районы муниципаль методик хезмәте җитәкчесе Гурская Виктория Сергеевна түбән һәм югары белем нәтиҗәләре булган мәктәпләр белән муниципалитетта эш оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.  9 нчы Гатчина урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Ковалева Нина Сергеевна остазлык һәм челтәрле хезмәттәшлекнең нәтиҗәле практикалары белән алмашу буенча түгәрәк өстәл үткәрде.

Көннең икенче яртысында программа тыңлаучылары Всеволожск муниципаль районының «Кудрово» мәгариф үзәге»ндә булдылар, анда аларга «Муниципаль дәрәҗәдә нәтиҗәле идарә итү карарлары практикасы» кейсы тәкъдим ителде. Эш тәҗрибәсен гомумиләштерү буенча докладлар белән Всеволожск район методик үзәге директоры Терешкова Наталия Николаевна һәм «Кудрово» мәгариф үзәге» урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Соловьев Игорь Юрьевич чыгыш ясадылар.

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: