• Русский
  • Татарча

«Цифрлы белем бирү мохитен формалаштыру һәм камилләштерү: цифрлы укытучы һәм заманча трендлар. Нейрочелтәрләр» семинары

2023 елның 28 сентябрендә 14.00 сәгатьтә «Цифрлы белем бирү мохитен Формалаштыру һәм камилләштерү: цифрлы укытучы һәм заманча трендлар. Нейрочелтәрләр» республика семинары (вебинары) оештырылачак. Чара «Технология» федераль инновацион мәйданчыгы проектының юл картасын һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында «Һөнәри камилләштерү стратегияләрен проектлау нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрларның төбәк остазлык системасын үстерү» проекты буенча Роосия мәгариф академиясе инновацион мәйданчыгы эшчәнлеген гамәлгә ашыру нигезендә үткәрелә. 

Чара барышында Түбән Кама муниципаль районы педагоглары чыгыш ясаячак:

  • «Белем бирү процессында ясалма интеллект: укытучылар өчен ысуллар һәм кораллар»; Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы 13 нче гимназия-интернатының директоры, информатика укытучысы Зәйнуллин Равил Наил улы;
  • «Нейрочелтәрләр. Белем бирүдә цифрлаштыру өлкәсендә яңа чынбарлык; Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы 11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең информатика укытучысы Мукасов Рөстәм Ядикарович.

Катнашуга Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре, методистлар, өстәмә белем бирү педагоглары чакырыла.

Чара ZOOM платформасында узачак.

Түбәндәге сылтама буенча кушылырга мөмкин булачак:

https://us02web.zoom.us/j/83611275417?pwd=ZFNJaEJGS1NOYXlKMFJTcCt3UHhIZz09

Конференциянең идентификаторы:   836 1127 5417
    Керү өчен код:   970625