• Русский
  • Татарча

IFTE-2019 кысаларында «TeachMeet»

2019 елның 28 маенда Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының федераль инновацияле мәйданчыгы – Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Яшь педагоглар советы белән берлектә КФУның Психология һәм мәгариф институтында Педагогик белем буенча V Халыкара форум кысаларында (IFTE-2019) «TeachMeet» форматында яшь педагогларның семинарын үткәрде.

“Укытучы 2.0” проекты оештыручылары командасыннан тәҗрибәле спикерлар Яшь педагоглар советының һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының эшчәнлеге кысаларында яшь педагогларның һөнәри үсешендәге проблемалы зоналар һәм перспективалары турында сөйләделәр, педагогның нәтиҗәле эшчәнлеген үстерү методикалары һәм алымнары белән уртаклаштылар. СМЧ балаларны белем бирү процессына алып керү һәм ресурслы сыйныфта аутистик спектры тайпылышлары булган балалар белән эшләү мәсьләләре аерым каралды.

Спикерларның презентацияләре, фотосурәтләре һәм чыгышларның язмалары белән сез «TeachMeet»ның рәсми төркеменә түбәндәге сылтама аша кереп таныша аласыз: https://vk.com/teach_meet
Әлеге семинар бу уку елында “Укытучы 2.0” проектының йомгаклау чарасы булды. Нәтиҗәләр ясау һәм киләсе уку елына чаралар планын эшләүдә катнашырга теләк белдергәннәрне көтеп калабыз. Моның өчен lab.vospitan@gmail.com адресына хат язу да җитә һәм без сезнең белән тиз арада элемтәгә чыгарбыз.

Фотогалерея